«Кабак түтидә кунакта»

2021 елның 1 октябре, җомга

Кабакка багышланган чаралар, гадәттә, сентябрь аенда, бөтен уңыш җыеп алынган вакытта үткәрелә. Алтын көз – алтын кабак! Кабакны ничек кенә бизәмиләр дә, ниләр генә уйлап чыгармыйлар. Ә кабактан күпме ризык әзерлиләр. Чыннан да, кабак – чын Көз патшасы! 29 сентябрь көнне Кызыл- Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Кабак түтидә кунакта» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмнең үзенчәлеге – алтын көзне һәм узып баручы җәйге кояш нурларын гәүдәләндерүче яшелчә– кабак булды. Программада табышмаклар әйтелде, җырлар җырладылар, биеделәр, кабактан әзерләнгән ризыкларын күрсәттеләр. Кабак түтидән башка нинди бәйрәм булсын инде. Бәйрәмдә катнашучылар шулай ук кабаклы-спорт ярышларында да актив катнаштылар. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар кабак бәлешеннән авыз иттеләр һәм кабактан пешерелгән ризыклар белән чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International