30 сентябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе музыка бүлеге вокал сыйныфы укучысы Кашапов Илүзәр (укытучысы Дәүлиева Г.Р.) "Шаян ТВ" балалар телевидениесендә "Сәйлән» балалар телевизион-музыкаль фестиваленең 2 турында катнашты. Бүгенге чыгыш нәтиҗәләре буенча Илүзәр фестивальнең октябрь аенда узачак 3 турына үтте. 9 ноябрь көнне укучыбыз Филармония концертлар залында Гала-концертта чыгыш ясыйчак!