Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы лабораториясендә агачларның урман барлыкка китерүче иң кыйммәтле төрләрен үстерү эшләре дәвам итә

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

ТР «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы урманнарын, шулай ук плюслы агачларны һәм агач утыртмаларын тикшерү буенча эш алып бара. «Плюслы агачлар – алар бер үк төрле шартларда үсүче үзләре белән бер яшьтә булган агачлардан бер яки берничә мөһим билгесе һәм үзлеге буенча сизелерлек дәрәҗәдә өстен торучы агачлар. Әлеге кыйммәтле төрләр in vitro клоннарын барлыкка китерү өчен нигез булып тора ала, – дип сөйләде лаборатория мөдире урынбасары Наил Ханов. – Гомумән алганда, мондый төр тикшеренүләрнең максаты – токым составын яхшырту һәм республикада утыртылган агачларның нәтиҗәлелеген арттыру».

Өч плоидлы усакның in vitro клоннар рәвешендә үрчетелүе эшебезнең тагын бер юнәлеше булып тора. Гадәти усактан аермалы буларак, аның гөмбә авыруларына каршы торучанлыгы югары, шулай ук ул тиз күтәрелә һәм үсеп чыгу шартларына тиз яраклаша, ди Наил Ханов «Ел башыннан 500 мең данә in vitro клон ясалды, – дип өстәде ул. – Шулай ук тиздән Аксубай, Азанакай, Норлат урман хуҗалыклары урман фонды җирлекләрендә утыртылган усак үсентеләренең дә торышын җентекләп тикшерергә ниятлибез. Әлеге эш «Урман хуҗалыгы өлкәсен усак утыртмалары нигезендә тотрыклы рәвештә алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану «ASTAT» дип аталучы Татарстан-алман фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру нигезендә гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International