7 октябрь көнне Иштуган авылы китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь, А.Алиш исемендәге балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты өлкәсендә әдәби премия лауреаты Рәшит Башарның 75 еллыгына багышланган “Балачак илендә” дигән китап күргәзмәсе куелды. Китапханә мөдире балаларга язучының биографиясе һәм иҗат юлының этаплары турында сөйләде. Укучылар балаларны туган телне яратырга өйрәтүче, хезмәт сөючәнлек, ихласлык, хайваннарга һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләүче Рәшит Бәшәр әсәрләре белән таныша алдылар. Шулай ук авторның шигырьләрен кычкырып укулар да булды.