Олы Арташ авыл клубында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм узды

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

6 октябрь көнне Олы Арташ авыл клубында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.аны Ике басу Арташ мәдәният йортының хезмәткәрләре авыл китапханәсе һәм Өч Нарат авыл клубы белән берлектә үткәрделәр. Чакырылган кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде. Котлау сүзе белән Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов чыгыш ясады. Бәйрәм кунаклар башкаруында акапель җырлары, биюләр һәм үзләре язган шигырьләрне уку белән үрелеп барды. Чара чәй эчү белән дәвам итте.Чараны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен иганәчеләргә:Нырты АХП ҖЧҖ - "Кояш" кибете директоры Дәүләтҗанов Ильяс, "Кояш" кибет хуҗасы  Илдус улына Гаяновка, Рәхмәтуллин Айрат Нәгыймулла улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International