“Дуслар йорты – китапханә”

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

8 октябрьдә Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Дуслык» клуб берләшмәсе өчен Кукмара муниципаль районы Ядегәр авыл модель китапханәсенә “Дуслар йорты – китапханә” дигән экскурсия оештырдылар. Китапханә хезмәткәрләре яңа буын китапханәсе буйлап зур экскурсия үткәрделәр һәм модернизация нәтиҗәсендә булган үзгәрешләр турында сөйләделәр. Китапханә буйлап Экскурсия берничә зона буенча узды: «Хезмәт күрсәтү» зонасы, «Балалар зонасы», «Яшьләр зонасы», «Интерактив зона», анда безнең хатын-кызлар төрле уеннар уйнады, танып белү һәм мавыктыргыч китаплар белән танышты. Китапханәдә балалар, яшьләр һәм өлкәннәргә матур әдәбият һәм фәнни китаплар уку, ял итүне файдалы итеп уздыру өчен барлык заманча мөмкинлекләр тудырылган. Китапханә белән танышу бер сулышта узды, барысы да тәэсирләнеп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International