"Гырон-Быдтон"

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

3 июльдә Әгерҗе районының Варклед-Бодья авылында "Гырон-Быдтон" удмурт мәдәнияте республика бәйрәме узды. Бәйрәмдә Иштуган авыл мәдәният йортының "Тюрагай" удмурт фольклор коллективы катнашты. Бәйрәм "Истоки" театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Аннары фольклор коллективлары чыгыш ясады,аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм аланында Татарстан халыкларының «Шудон корка» уеннары белән интерактив нокта, традицион «Кужым мертан» уеннары, «Чеберина но Батыр» («Чибәркәй һәм Батыр») матурлык һәм талант конкурсы оештырылды. Ижау шәһәреннән «Айкай» фольклор җыр һәм бию театры чыгыш ясады, алар Россиянең төрле төбәкләреннән удмуртларның сирәк фольклор традицияләре белән күпкырлы программа тәкъдим иттеләр. Бәйрәм ахырында “Куно келән” йоласын үткәрделәр. «Тюрагай» коллективы Диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International