14 майда Мамадыш шәһәрендә «РМ АГРО» ҖЧҖ призларына шахмат буенча ачык турнир узды. Безнең «Саба-Арена» мәктәбендә тәрбияләнүчеләр актив катнашты һәм югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Гатауллина Камилә 2019 елда туган 7 тур арасыннан 7 очко җыйды! - 1урын!
Вахитов Бәхтияр-2016-2017 елгы малайлар арасында 2 урын.
Батталова Алинә-2016-2017 елгы кызлар арасында 2 урын
Габделхаев Инсаф 4 нче урында калды.
Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз, алга таба да җиңүләр телибез!