Иштуган авыл җирлегендә 95 яшьлек юбиляр

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

27.06.21 елда Иштуган тимер юл разъезды бистәсендә яшәүче тыл ветераны Иванова Мария Денисовна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны истәлекле дата белән Иштуган авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д.М., Иштуган урта мәктәбе директоры Макаров А.В. котладылар, аларга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер, сәламәтлек теләделәр, шулай ук муниципаль район башлыгы Р.Н. Миңнеханов исеменнән котладылар, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Мария Денисовна күрсәтелгән игътибарга, котлау сүзләренә рәхмәт әйтте, үзенең озын һәм авыр тормышы турында хатирәләре белән уртаклашты. Ире белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. 1988 елда тол кала. Иштуганга күченгәннән бирле Горький тимер юлында эшләгән. 1981 елда пенсиягә чыга.

Бүләкләре: «1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50,55,60,65,70,75 ел» юбилей медале, «Хезмәт ветераны» медале, В.и. Ленинның 100 еллыгына «Фидакарь хезмәт өчен» медале. Хәзерге вакытта улы һәм килене белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International