«Яшьлек белэн очрашу»

2021 елның 1 мае, шимбә

«30» апрель көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә авыл мәдәният йортында «Театр яктылык, нурга илтә!» фестивале кысаларында, Саба районы МЧС хезмэткэрлэре Туфан Миңнуллинның «Яшьлек белән очрашу» пьесасы буенча спектакль күрсәттеләр.

     Безнең һәркайсыбыз үз йөрәгендә яшьлеге, беренче мәхәббәте, туган ягыбыз турында иң назлы, иң җылы хатирәләрне саклый. Алар безнең тормышыбызның авыр мизгелләрендә җылыталар. Ә кайвакыт бу гүзәл мизгелләр гомер буе кешегә тынычлык бирми. Шундый кешеләрнең берсе, пьесаның төп Герое Гыйльфан, янәшәдә генә яраткан, хөрмәт итүче, аның турында кайгыртучы гүзәл хатыны, аның балаларының әнисе яшәвенә карамастан, гомер буе үзенең беренче мәхәббәте турында уй-хыяллары белән яши, аны сагынып яшэп, хатынын газаплый. Ниһаять, анын  хыялы тормышка аша - ул туган авылына барганда беренче мәхәббәт белән очраша. Тамашачылар бу комедияне бер сулышта, яратып карадылар, узешчэн артистларны  көчле алкышларга кумделэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International