“Хәрәкәттә-көч!”

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе
 
Сәламәтлектән башка тормыш кызыклы да, бәхетле дә булмас иде. Пассив һәм авыру булуга караганда, актив һәм сәламәт булу яхшырак! Кеше өчен һава, су, ризык кебек үк, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре дә кирәк! 10нчы апрель көнне яшүсмерләр һәм яшьләр өчен Шекше авыл мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре оештырган  “Хәрәкәттә-көч!” дип исемләнгән чара шушы мөһим темага сөйләшүдән башланды.  Тәмәке тартуга, алкогольгә, наркоманиягә тискәре караш тәрбияләүгә юнәлтелгән программа берничә этаптан төзелеп, аның беренчесендә катнашучылар иптәшләренә үзләренең спорттагы иң өстен  сыйфатлары хакында бәян иттеләр, аннары бергәләп сәламәтлекнең төп асылын тәшкил итүче уңай, зыян салучы тискәре гадәтләрне билгеләделәр, «Яман гадәтләрдән башка тормыш» исемле тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар. Икенче этапта яшүсмерләр өчен «Уйлап тап» сәхифәсе әзерләнгән иде, биредә катнашучылар проблемаларны хәл иттеләр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Программаның өченче өлешендә егетләр спорт ярышларында катнашып,  алар арасында «Иң төз атучы», «Иң тапкыр», «Иң көчле», «Иң җитез» һ.б. уенчылар билгеләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International