Район яшьләр парламенты яшьләр арасында дебатлар үткәрде

2021 елның 12 марты, җомга

2021 нче елның 12 нче мартында «Сабантуй» спорт һәм мәдәният комплексында Саба муниципаль районы яшьләре арасында дебатлар узды. Әлеге чара Саба район Советы каршында Яшьләр парламенты инициативасы белән оештырылды. Дебатларда катнашучылар экспертларның сорауларына җавап бирделәр һәм оештыручылар биргән темаларга үз фикерләрен әйттеләр. Дебатларда район яшьләре арасында 30 дан артык катнашучы катнашты.

Дебатлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип Завод-Нырты урта мәктәбе укучысы Гаффарова Гүзәл һәм Сәләтле балалар мәктәп-интернаты укучысы Хәсәншин Салават билгеләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International