Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының икенче утырышы узды

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 2021 нче елның 25нче февраль көнне, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының икенче утырышы узды. Утырышта Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов чыгыш ясады, шулай ук, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты бүлекләреннән вәкилләр чакырылган иде. Яшьләр парламенты икенче утырышта көн тәртибендәге алты мәсьәләне карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International