Тәҗрибәләр аша әйләнә-тирәне өйрәнү темасы астында, тәрбиячеләрнең район семинары

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында, тәҗрибәләр аша әйләнә-тирәне өйрәнү темасы астында, тәрбиячеләрнең район семинары булып узды. Тәрбияче Каримова Г.Ф. 3-4 яшьлек балалар белән “Диңгезгә сәяхәт”, тәрбияче Рахимуллина Р.Х. 5-7 яшьлек балалар белән “Ел фасыллары алмашы” темасына ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр. Балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә “Аулак өй” күренеше күрсәтелде.Семинарда район мәгариф бүлеге методисты Гумерова Л.М.чыгыш ясады. Явлаштау “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Багутова Н.М. “Күңелле атна” дидактик уены, Мичән “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Загидуллина А.Ф. ИКТ технологияләре кулланып эшләнгән уеннар тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International