Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында “Күңелле стартлар”

2021 елның 19 феврале, җомга

2021нче  елның 18 нче февраль көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә күңелле стартлар уены оештырылды. Чарада барысы 3 бала катнашты.

Максат физик тәрбия һәм спорт ярдәмендә балаларның сәламәтлеген яхшырту, сәләтләрен үстерү.

Чаңгы шуу _ иң популяр, җәлеп итүчән һәм уңайлы спрт төрләренең берсе.Саф һава тәнне чыныктыра, көч бирә һәм эш сыйфатын арттыра.Шушы максат белән без дә интернатның  территориясендә чаңгы шуарга чыктык. Бу аларның әхлакый көчле ихтыяр сыйфатларын тәрбияләүгә ярдәм итә.

Әмма бу безнең бердәнбер максат түгел. Чөнки безнең бер тәрбияләнүче бала 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында катнаша. Шуңа күрә тәрбиячеләр чаңгы спорт төренә, Олимпиадада катнашучыны әзерләүгә аерым игътибар бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International