Рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

4 февраль көнне Казан шәһәрендә рус телле  укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.Әлеге олимпиадада безнең районнан 6 укучы катнашып уңышлы нәтиҗәләргә иреште. Сабабаш төп мәктәбе укучысы  Ибраһимов Дмитрий (Укытучысы Мөхәрләмова З.М.) җиңүче, түбәндәге укучылар призлы урыннарга ия булдылар:

  • Петросян Лена, гимназия укучысы (укытучысы Хәлилова Л.Х.)
  • Тапайкина Аделина, Лесхоз урта мәктәбе укучысы (укытучысы Бәширова М.Н.)
  • Тапайкина Арина, Лесхоз урта мәктәбе укучысы (укытучысы Бәширова М.Н.)
  • Саломова Амира, Икшермә кадет мәктәбе укучысы (укучысы Шәрифуллина К.Ф.)

Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек һәм иҗади  уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International