"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

     2021 ел республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов “Телебез – рухи яктан берләштерүче зур көч. Туган тел – үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын да эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч” дип белдерде. Шул уңайдан ТР Саба муниципаль районы И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта мәктәбендә айлык ачылу тантанасын  да Президентыбыз сүзләре белән башлап  җибәрдек. Президентыбызның сүзләрен девиз итеп алып без һәрберебез туган телебезнең якты киләчәге өчен үзеннән булдыра алган кадәр өлеш кертсәк иде дигән теләктә укучыларны алда торган планнар белән таныштырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International