Саба Яшь Гвардиячеләре табибларны Яңа ел белән котладылар

2021 елның 1 гыйнвары, җомга

2021 нче елның беренче көнендә "Табибларга рәхмәт" Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба яшьгвардиячеләре Саба район хастаханәсенең табибларын Яңа ел белән котладылар. Саба районы табиблары башка медицина хезмәткәрләре кебек үк йөз белән коронавирус инфекциясе пандемиясе белән очраштылар. 2020 нче елда табиблар башкарган зур хезмәт бәяләп бетергесез, шуңа күрә аларга һәрберебез рәхмәтле булырга тиешбез. Ак халатлы фәрештәләргә кәефне күтәрү һәм Яңа ел белән котлау өчен Яшь Гвардиячеләр аларга яңа ел бүләкләре, саклану маскалары һәм торт тапшырдылар. "Без табибларга яңа ел кәефе бүләк итәргә, аларга бәйрәм торты, маскалар һәм бүләкләр тапшырырга булдык", – дип сөйләде Сабаның Яшь Гвардия җитәкчесе Айнур Халиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International