Яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир узды

2020 елның 29 ноябре, якшәмбе

 29 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Саба җирле штабы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир үткәрелде. Анда Саба, Балтач, Арча муниципаль районнарыннан 14-30 яшьлек 20 киберспортчы катнашты.

Турнирда Булат Хәйретдинов (Арча районы) җиңүче булды, икенче урынны Марат Мөнәвиров (Саба районы) һәм өченче урынны Радмир Харитонов (Саба районы) яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга «Азимут» спорт инвентаре кибетеннән бүләк сертификатлары тапшырылды.

Турнир чемпионы Булат Хәйретдинов үз тәэсирләре белән уртаклашты: «Без-чемпионнар! Бик шат! Бу-киберфутболның яңа төре! Яшь Гвардия командасына, оештыручыларга рәхмәт! Ура!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International