“Иркен минем туган илем” дип исемләнгән танып-белү чарасы

2020 елның 14 ноябре, шимбә

10 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Саба районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Иркен минем туган илем” дип исемләнгән танып-белү чарасы  үткәрделәр. Балалар китапханәченең туган ягыбыз турында сөйләвен  игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Саба районына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган китап күргәзмәләре белән таныштылар. Аннары балаларга “Сабам минем – гүзәл ягым” дигән видеоролик күрсәтелде. Без ата-бабаларыбызның бөек казанышлары рухы белән сугарылган җиребездә туып, шунда яшәвебез, үз халкыбызга файдалы булуыбыз белән бәхетле. Иҗади үсеш юлындагы 100 еллык тарих – безнең горурлыгыбыз һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз ул. 90 еллык бай тарихы булган районыбыз да көннән-көн үсә, чәчәк ата. Күзгә күренеп яңа биналар, йортлар сафка баса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International