“Без хәтерлибез, беләбез”

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала. Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлары булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. 30 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Без хәтерлибез, беләбез” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате  үткәрелде. Тенеки авылында яшәп гомер итүче, 1933 елда гаиләләре белән репрессиягә дучар булган  Мөнәвәрә апа гаиләсе язмышы, Сафин И.Ф. ның “Юлбатым - Ямбулатым” китабында репрессияләнгән якташларыбыз турындагы мәгьлүмат бирелде. Чара тематикасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International