“Җәйге китапханә – 2020” дә катнашучыларны тәбрикләү булды

2020 елның 30 августы, якшәмбе

«Ямьле Саба» яр буенда,  Татарстан  Республикасы көне уңаеннан, Район үзәк китапханәсе “Ямьле  җәй – китаплы җәй” дип исемләнгән “Җәйге китапханә – 2020” дә катнашучыларны тәбрикләү тантанасын уздырды. “Җәйге китапханә – 2020” дә катнашучыларны Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидәил улы Заһидуллин, районыбызда яшәп иҗат итүче якташыбыз Гөлсинә Наил кызы Галимуллина, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры баш белгече Ришат Мидехәт улы Билалов, Саба ҮКСы директоры Ләйсән Рәкыйп кызы Билалова тәбрикләделәр. “Туган ягым – Татарстан” һәм “Көзге чәчәк бәйләме” – мастер классларда, “Татарстан дигән ватаным бар, Татар дигән халкым бар” уен-викторинада  балалар бик актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International