«Мы правнуки твои, Победа!» акциясе

2020 елның 22 августы, шимбә

21 август көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе, Т. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе һәм Шәмәрдән мәдәният йорты белән берлектә, «Мы правнуки твои, Победа!» акциясе кысаларында, «Великие битвы Великой Отечественной»дип исемләнгән кычкырып уку сәгате оештырдылар. Акция авыл халкын Бөек Ватан сугышының Бөек көрәшләре: Мәскәү,Сталинград, Курск сугышы, Берлин өчен көрәш белән таныштыру; 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында үз халкының ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен кешеләрдә горурлык хисләре уяту максатыннан уздырылды. Чара барышында катнашучыларга С.Алексеевның «Мәскәүдән Берлинга кадәр», «Минем Сталинград», Н.Внуковның «Сталинград окопларында», К. Воробьевның «Мәскәү астында үтерелгән» әсәрләреннән өзекләр укырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International