"Без яши торган төбәк" дип исемләнгән викторина

2020 елның 22 августы, шимбә

20 нче август көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен « Без яши торган төбәк " дип исемләнгән викторина үткәрделәр.Чара ТАССРның 100 еллыгына,Саба районының 90 еллыгына багышланган иде. Чара барышында балалар туган як, бу җирдә яшәүче халык, районыбызның байлыгы турында кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар кызыксынып «Мин үз ягым турында нәрсә беләм»викторинасы сорауларына җавап бирделәр.Китап күргәзмәсе куелды.  Балалар Саба районының яшәү урыны гына түгеллеген , төрле милләт, язмыш һәм характердагы кешеләрне бербөтен итеп берләштерүче уртак йорт булуын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International