Укучыларның җәйге ялы

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүгенге көндә укучылар барысы да җәйге ялда.  Көндәлек вәзгыйть белән бәйле рәвештә, күпмедер чикләүләр булса да, мәгариф системасы элеккечә балаларның  ялын оештыручы һәм аларның сәламәтлекләрен кайгыртучы булып кала.

Мәктәп яны лагерьлары да, районның Икшермәдә урнашкан стационар “Кояшкай”  лагере да балаларны үзенә соңрак җыячак, әлбәттә. Шулай да мәгариф оешмалары тарафыннан, укучыларның ялын файдалы итү өчен төрле онлайн конкурслар, шулай ук имтиханга әзерлек буенча индивидуаль һәм дистанцион консультацияләр тиешле тәртиптә оештырылып килә.

Бу көннәрдә ачык һавадагы җәйге уеннар мәктәпнең тышкы территориясендә, авыл урамнары, болын, паркларда үткәрелә башлады.  Яз көне бер-берсен күрмичә  сагынган балаларны кызыклы уеннар, ярышлар, конкурслар көтә. Һәр мәктәп һәм район балалар иҗат үзәге үз укучылары өчен атналык шөгыльләр планы төзеп, җаваплы укытучыны билгеләп сайтларына урнаштыра, укучыларны үзенә дәшә. 

Районда 14 яшьтән алып балигъ булмаган укучыларны вакытлыча хезмәткә урнаштыру эше дә уңай оештырыла. Бу эшчәнлек быел да 1 июньнән башланып китте. Хезмәткә урнаштыруның төп максаты: яңа, кирәкле, мөһим белем бирү, хезмәткә өйрәтү. Быел 21 муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендәге 565 бала эшләячәк.

Куркынычсызлык мәсьәләсен искәртәсе килә. Малай-кызларыбызны төрле бәладан, бәхетсезлектән саклау, беренче чиратта, ата-ана бурычы. Җәй хәвефсез үтсен, нәниләребез бәлага тарымасын, шуңа да аларны бер дә игътибарсыз калдырмыйк. Ямьле җәй балаларга шатлык кына китерсен иде.

Җәй аена якынча план сылтама аша

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International