Җәйге китапханә үз ишекләрен ачты

2020 елның 6 июне, шимбә

5нче июнь көнне район балалар китапханәсе саф һавада балалар өчен “Сәламәтлек – зур байлык” дип исемләнгән уен-викторина үткәрделәр. Әлеге уен-викторина үз эченә “Чисталык - пәкълек”, “Витаминнар”, “Мәкальләрне беләсеңме” дип исемләнгән бүлекләрне алды. Балалар бик актив катнашып, һәр бер сорауга бик тиз җавап бирделәр. Шулай ук, китапханәче “Синең сәламәтлегең – синең киләчәгең” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Пүкәл авыл китапханәсе мөдире балалар белән экологик сәгать үткәрде. Әңгәмә барышында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре күтәрелде. Кеше тормышында экологик тәрбия, әйләнә-тирә мохит белән эш итү культурасы мөһим. Балалар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.Тематик папкалар булдырылды hәм күргәзмәгә куелды.

Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе китапханәчеләре балаларны Татарстанның күпкырлы табигате һәм анда яшәүчеләр белән таныштырды. Балалар туган якның могҗизалы урыннары турында тыңладылар. Татарстанның хайваннар дөньясы рәсемнәрен карадылар. Шулай ук үзләрен кызыксындырган сораулар бирергә дә өлгерделәр. Чара ахырында китапханәчеләр аларга табигать һәм хайваннар дөньясы белән бәйле табышмакларга җавап бирергә тәкъдим иттеләр. Чара барышында балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар һәм вакытны файдалы үткәрделәр.

Кызыл Мишә авылы китапханәчесе «Балачак илендә» дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрде. Чара башында китапханәче балаларны җәйге каникуллар башлану белән котлады һәм аларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрүләрен теләде. Чарада балалар викториналар һәм табышмаклар конкурсында катнаштылар, шулай ук әкиятләр иленә чумдылар, әкиятләр буенча табышмакларга җавап бирделәр һәм әлбәттә, бик теләп хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Балалар үзләренең зирәклеген һәм хәрәкәтчәнлекләрен күрсәттеләр.

Сатыш авыл китапханәсе мөдире саф һавада "Пушкинны бергә укыйбыз" дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштырды. Балалар бик теләп Пушкинның әкиятләрен искә төшерделәр, алар әкиятләрдән өзекләр укыдылар һәм шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Балалар бирелгән биремнәргә җавапларны бик тиз таптылар, әкият героен дөрес итеп тасвирладылар, әкиятләр исеме һәм предметларны туры китерделәр. Шулай ук, китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Олы Шыңар китапханәсе мөдире А.С. Пушкинның туган көне уңаеннан “Что за прелесть - эти сказки” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. “Балыкчы һәм Алтын балык” әкияте аеруча да балалар күңеленә хуш килде. Ахырдан балалар белән әлеге әкият турында фикер алыштылар, бу әкияттән чыгып нинди булырга һәм нинди булырга ярамаганлыгын аңлаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International