Әбрар Кәримуллинның туган көне

2020 елның 30 мае, шимбә

Әбрар Кәримуллин  1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында дөньяга килә. Укытучы булып эшләгән әнисе Сафия Мөхәммәтгата кызының гомерен, нәни Әбрарга әле бары биш яшь кенә тулганда, кулаклар өзә. Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылында бер класслы мәктәптә башлана. Беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аңа 4 чакрымдагы Ике Басу Арташ, бишенче сыйныфтан 9 чакрымдагы Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга туры килә. Урта белемне ул 1941 елда Саба урта мәктәбендә алып чыга. Колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшкә керешүгә, сугыш башлана. 1943 елның 7 гыйнварында ул  Кызыл Армиягә чакырыла. Өч тапкыр яраланган, контузия алган егет 1947 елда гына туган авылына кайта. 
Җиде елга сузылган тәнәфестән соң белемен күтәрү теләге Ә.Кәримуллинны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә.1953 елда Әбрар Кәримуллин университетны тәмамлап, Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә эшли башлый. Университет китапханәсендә эшли башлаган яшь белгечкә китап тарихын өйрәнергә туры килә. Дөнья халыкларының һәм татар халкының язма мәдәнияте, китап байлыгы белән күбрәк таныша барган саен ,татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, матбага эше, сәяси фикере, аның Рәсәй һәм дөнья тарихындагы урыны хакындагы белемнәренең дөреслеккә туры килмәгәненә төшенә. 
Татар язуында ике тапкыр хәреф алышыну гарәп язулы материалның күпләп юкка чыгуына китергән. Әмма аның төрле юллар белән исән калып, китапханә фондына килеп кергән кадәресе дә яшь белгечне шаккаттыра. Монда йөзәр мең татар китабы саклана икән ләбаса! Ә алар киң катлам укучыларга гына түгел, хәтта студентлар һәм укытучыларга да мәгълүм түгел. Күп гасырлар дәвамында тупланган рухи байлыкны эзләп табу, аның белән танышу, фәнни өйрәнү, файдалану эшендә иске язулы татар китапларының китапханәдә тулы каталогы булмау зур кыенлыклар тудыра. Шунлыктан, Ә.Кәримуллин беренче эш итеп иске татар китапларының каталогын төзү эшенә керешә.  1954-1960 елларда аның тырышлыгы белән, аның җитәкчелегендә гарәп язулы татар китапларының тасвирламасы кириллицага күчерелеп, яңа каталог төзелеп бетә һәм укучыга тәкъдим ителә. 
1964 елның декабрендә СССР ФАнең Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих институты Әбрар Кәримуллинны кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә ала. Әбрар Кәримуллин 1970 елда  XX йөз башы татар китабы тарихы буенча докторлык диссертациясен тәмамлый. Әбрар Кәримуллин күпкырлы галим булса да, гомере буе китап тарихы, библиография мәсьәләләрен үзәккә куеп эшли. Шул рәвешчә, халык хәтере булган китап язмышы — Ә.Кәримуллинның үз язмышына әверелеп яши. Халкыбызның күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы (1978), Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1992), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1987), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1991), Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты (1995) академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 75 яшендә — 2000 елның 18 сентябрендә арабыздан китте. 
2001нче  елның 25 июнендә  якташыбызның исемен мәңгеләштерү  максатыннан район үзәк китапханәсенә ТРсы министрлар кабинеты карары белән күренекле китап белгече,библиограф Әбрар Кәримуллин исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International