Бүгенге көндә компьютер һәм телевидениены күпләр балалар өчен кулайрак күрә. Әмма экраннардагы әзер мәгълүмат баланы фикер йөртергә өйрәтми, ә уйлау сәләтен киметә. Югыйсә бик авыр чорларда, кыен вакытларда да китапка мәхәббәт сүнмәгән. Барыбызга да мәгълүм ки, уй-фикер үсеше китаптан килә.Боларның барысын да исәпкә алып, күп кенә язучылар үзләренең әсәрләрен балалар өчен җыентык итеп чыгаралар. Менә шулар арасында балалар өчен «җанын биреп», алар өчен иҗат каләмен тибрәткән язучыларыбыздан Резеда Вәлиеваны атап китәсе килә. Ул- балаларның нәрсә белән кызыксынуларын, хыял һәм теләкләрен белеп язган балалар язучысы. Аның әкиятләре, шигырьләре фантазиягә, тирән фикергә, матурлыкка бай. Шагыйрә мәхәббәт һәм нәфрәт, батырлык-куркаклык, акыллылык һәм наданлык, уңганлык һәм ялкаулык кебек төшенчәләрне капма-каршы куеп, балаларга тәрбия бирү юлында куллана («Керпе белән Ташбака», «Мактанчык Бака», «Апа белән сеңел» һ.6.). Ул 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылында туа. Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Аннары утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.
Резеда Вәлиеваның әкиятләре бүгенге көндә дә зур әһәмияткә ия. Чөнки әкиятләрдә тормышта очрый торган гаделсезлекләр, аларны җиңү очраклары күрсәтелә. Алар балаларга аңлаешлы, җиңел телдә язылган. Шулай ук әкиятләре татар телен өйрәнүчегә тел ачкычы да булып тора.