Бүген шатлыклы хәбәр килеп иреште. Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан оештырылган “Татар авылы” конкурсында Саба районы Гран - при яулады. Әлеге җиңү районыбыз "Ак калфак" җирле бүлекчәсе җитәкчеләре булган китапханәче кызларыбызның бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алар тарафыннан: "Авылым кешеләре" номинациясенә 34, “Авылым бизәкләре” номинациясенә 3 язма җибәрелде. Бәйгегә старт 2020 елның 14 февралендә бирелеп 10 марттында төгәлләнде һәм конгресс сайтында катнашучылар өчен 15 апрельгә кадәр тавыш бирү оештырылды. Конкурсның максаты – татар авылларының матурлыгын, төзеклеген күрсәтү; татар авылларында яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрне, игелекле меценатларны барлау, аларның хезмәтләрен күрсәтү, милләттәшләребез арасында таныту иде. Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы рәсми мәгълүматтан күренгәнчә, җиңү хөрмәтенә Саба районында, артистлар катнашында, матур бәйрәм оештырылачак.