Без район халкын Рушан Миңнегулов өчен тавыш бирергә чакырабыз!

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан республикабызны төзегән, яклаган,үстергән, аны данлаган һәм  бу эшне бүген дә дәвам иткән күренекле кешеләр исемнәре өчен тавыш бирү башланды. Без сезне Саба районы спортчысы өчен тавыш бирергә чакырабыз. Ул - чаңгычы, биатлончы, ике тапкыр Паралимпия чемпионы һәм 2014 елда Сочида узган кышкы Паралимпия уеннарының көмеш призеры  - Рушан Миңнегулов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International