«Тургай» приютында ТАССРның 100 еллыгына әзерлек бара

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгына әзерлек актив рәвештә бара. Чараларда тәрбияләнүче балаларнын диалогик һәм монологик сөйләмнәрен үстерәбез, туган ягыбыз өчен патриотизм хисе тәрбиялибез, Татарстан тарихы белән таныштырабыз.

1 февраль көнне бездә "Минем Туган ягым - Татарстаным" исемле виртуаль экскурсия узды. Шулай ук "Татарстан буенча" дигән викторина үткәрелде. Балалар чараларда актив катнаштылар, бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Балаларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Алар грамоталарны портфолиога  тутырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International