«Башлангыч сыйныфлар атналыгы»

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Методик берләшмә планы нигезендә,  Ә. А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5-18 декабрь көннәрендә “ Башлангыч сыйныфлар атналыгы” үткәрелде.

Мондый атналыкларда катнашу укучыларга үзләренең интеллектуаль, физик сәләтләрен күрсәтергә, төрле яклап кызыксынучанлыкларын арттырырга ярдәм итә.

Атналык барышында мәктәп фойесында укучыларның эшләреннән “Яраткан  әкиятем”, “ Кыш”, “ Иң матур каллиграфик дөрес язучы” күргәзмәләре оештырылды. Башлангыч сыйныф укытучылары “ Күңелле санау”, “ Кызыклы грамматика” , “ Укы, уйлан һәм сөйлә!”, конкурслары үткәрделәр. “Уйла, яз һәм тикшер” темасына үткәрелгән кроссвордлар, табышмакларны һәм кыш турында китапчык эшләүне балалар бик ошаттылар. “Башлангыч сыйныфлар атналыгы” иҗади, эшлекле атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International