Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир башланды

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Саба җирле бүлегенең «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Түбән Шытсу авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә, Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир үткәрде.

Бүген, 2019 елның 2 ноябрендә турнир Түбән Шытсу авыл җирлегенең Түбән Шытсу мәдәният йортында старт алды. Турнир 1х1 форматында, төркем системасы буенча узды.

Турнир нәтиҗәләре буенча ике катнашучы – Рәмзил Гомәров һәм Айнур Мөхәммәтшин 2019 елның 1 декабрендә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында узачак финал этабына чакыру алды.

Исегезгә төшерәбез, киберфутбол буенча турнир ноябрь дәвамында Сатыш, Явлаштау һәм Шәмәрдән авыл җирлекләре территориясендә узачак.

 

10 ноябрь, 2019 ел-Сатыш авылы мәдәният йорты,

17 ноябрь 2019 ел – Явлаштау авылы мәдәният йорты,

24 ноябрь, 2019 ел-Шәмәрдән авылы мәдәният йорты

2019 елның 1 декабрь-финал этабы

Башлана: 10.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International