11 октябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Саба районы буенча идәрәсе һәм ПАО СК “Росгосстрах”Татарстан Республикасы филиалының Байлар Сабасы агентлыгының “Хорлар бәйгесе”иҗат-отчет концерты булды. Концерт барышында моңлы җырлар, шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр һәм кызыклы кномерлар башкарылды. Концерт тамашачыларга бик ошады. Концерттан барысы да канәгать калдылар.