Укытучылар көне тантаналары

2019 елның 4 октябре, җомга

3нче октябрь көнне Казанның В.И. Ленин исемендәге мәдәният комплексында Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантана булып узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов мөгаллимнәргә тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Районыбыз делегациясе составында нәтиҗәле эшләүче мәктәп директорлары, урынбасарлары, балалар бакчасы мөдирләре, фән укытучылары, тәрбиячеләр, ветеран укытучылар катнашты. 

Шул көнне, кичке 18.00.сәгатьтә, район мәдәният йортында да Укытучылар көненә багышланган тантана үтте. Район Башлыгы Р.Н.Минниханов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров хезмәттәге уңышлары өчен укытучы - лидерларны котлап, Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырды. Тантананы укучыларның матур чыгышлары ямьләндерде. Кичәнең икенче өлешендә Вагапов исемендәге фестиваль йолдызлары чыгышы мөгаллимнәргә бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International