Мишә авыл җирлеге тыл ветераны Гарәфетдинова Раушания Галәви кызын котлау
Мишә авыл җирлеге тыл ветераны Шорникова Мария Васильевнаны котлау
Мишә авыл җирлеге тыл ветераны Халикова Такмилә Шәфигулла кызын котлау
10 майда Лесхоз мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Буразнада калган еллары»дигән бәйрәм концерты үткәрелде.
Мишә авыл җирлегендә Бөтенроссия "Хәтер бакчасы"акциясе
8 май конне Мишәбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларны искә алу митингы булып узды. Бәйрәмдә катнашучыларны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы котлады. Мәктәп коллективы һәм балалар бакчасы балалары чыгышыннан соң митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм истәлек агачлары утырту белән тәмамланды.
Бөек Җиңү көне алдыннан Олы Кибәче авыл җирлегендәге тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар. Татарстан Республикасы Рәисе һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән аларга бәйрәм открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.Тыл ветераны Васильева Мария Николаевна да үз чиратында җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
8 май көнне Явлаштау авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг булып узды. Бәйрәмдә катнашучыларны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улы котлады . Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлегенең хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Сугыш чоры җырлары, җиңү турында шигырьләр, биюләр яңгырады. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Олы Кибәче авыл җирлегенең Төбәк һәм кече Кибәче авылларында да Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Бәйрәмдә катнашучыларны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе И.Р. Гарипов котлады. Сугыш чоры җырлары, җиңү турында шигырьләр, биюләр яңгырады. Шулай ук һәйкәлләргә чәчәкләр һәм веноклар куелды.
Мишә авыл җирлеге Җиңү көненә багышланган парадта катнашты.