8 май көнне Явлаштау авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг булып узды. Бәйрәмдә катнашучыларны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсун Әкбәр улыкотлады . Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлегенең хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Сугыш чоры җырлары, җиңү турында шигырьләр, биюләр яңгырады. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.