Югары Симет авыл зираты коймаларын буяу эшләре башланды. Авыл халкының олысы, кечесе шушы изге эштә актив катнашты. Катнашкан, оештырган кешеләргә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
«Нырты» АХП ҖЧҖендә бар куәткә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Терлек азыгы салганда аның сыйфатын һәм туклыклылыгын озак вакытка саклап калу мөһим, чөнки терлекләрнең сәламәтлеге һәм аларның продуктлылыгы турыдан-туры шуңа бәйле.
1 июльдән инициативалы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Россиянең Яшь стратеглары» VI бөтенроссия конкурсының беренче этабы старт алды.
Гаризалар 2025 елның 20 сентябренә кадәр кабул ителә. Икенче этап 22-24 октябрьдә Санкт-Петербургта узачак.
24 нче июль көнне КСК Сабантуйда узган терлекчеләр слетында “Игенче” җәмгыяте хезмәткәрләре һәрвакыттагыча оешкан төстә катнаштылар.
Барысыда , шул исәптән терлекчелек тармагында эшләүче хезмәткәрләр, ветераннар вакытында килеп, котлау өлешендә үзләренең бүләкләрен алды.
25-26 июльдә "Саба-Арена"да фехтование буенча "Дуслык көне" нә багышланган төбәкара ярышлар узды. Ярышлар нәтиҗәсендә Саба спортчылары 6 медаль яулады. Попова Альбина һәм Тимергалиев Ильдан шәхси беренчелектә бронза медаль, ә Попов Даниил шәхси беренчелектә көмеш һәм команда зачетында бронза медаль яулады. Фәтхуллина Ильвина һәм Ганиева Нәфисә команда зачетында җиңүчеләр булдылар.
Мишәбаш авылында гражданнарның үзара салым акчасына юлларны ремонтлау эшләре бара.
2025 елның 16-28 июлендә Саба-Арена спорт мәктәбендә һәм Лесная Сказка күңел ачу-сәламәтләндерү комплексында фехтование буенча укыту-күнегү җыеннары үтте. Анда Байлар Сабасы, Казан, Чиләбе, Свердловск, Төмән өлкәләре, Башкортстан Республикасы спортчылары катнашты. Спортчылар булачак ярышлар сезонына актив әзерләнәләр. Балалар күнегүләрдән тыш Байлар Сабасы бассейнына, Лесхоз авылы Нарат боз сараена бардылар. Шулай ук спортчылар Урман әкияте базасында да актив ял иттеләр, анда тематик фильмнар карау, бассейнда йөзү, биюләр, мөстәкыйльлек конкурслары, ут янында гитара астында ял иту оештырылды, бу илебезнең төрле почмакларыннан балалар арасында уңайлы, дустанә атмосфера булдыруга ярдәм итте.
Бүген Кече Шыңар авылында күптән көтелгән юл эшләре башланды. Авыл халкы юлны реконструкцияли башлауны түземсезлек белән көтте. Таш салу юлны тагында нык итәчәк.
26 июль көнне Сабай авылында авылдашларын көтеп алган очрашуын оештырдылар. Якташлар очрашуына кайчандыр биредә яшәгән һәм бүгенге көнгә кадәр авылдашларына булган мәхәббәтен саклап калуны дәвам иткән кешеләр җыелды. Бу очрашудан барысы да уңай эмоцияләр һәм яңа очрашуга өмет алдылар.
27 июль көнне Алан-Елга авылында яшәүче Хисмәтов Әмин Әхмәдулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район җитәкчелеге исеменнән Саба муниципаль районы ТР МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Л. Н. Гайнетдинова, Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р һәм «Игенче» ҖЧҖ генераль директоры Зарипов А. З котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Юбилярга саулык-сәламәтлек һәм иминлек телибез.