«Госуслуги Дом» кушымтасын урнаштырыгыз.
Дәүләт хезмәтләре йорты-Төзелеш министрлыгы һәм Россия цифрлар министрлыгы катнашында эшләнгән дәүләт хезмәтләре гаиләсенең мобиль кушымтасы. Аны барлык фатир хуҗаларына күчереп алырга кирәк.
Югары Шытсу авылы спорт мәйданчыгының резин катламында өлешчә ремонт эшләре башкарылды. Резин катламның ярылган җирләре махсус кушылма составы белән эшләнде. Әлеге эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкарды.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелде.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы халыкка индивидуаль торак төзелешендә акчаларны яклауның яңа механизмын аңлатуга юнәлдерелгән масштаблы мәгълүмати кампания башлануы турында игълан итте.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Юлбат торак пунктында вак ташлы юлларны профильләштерү.
Саба гимназиясендә әти - әниләрнең профессиялары белән танышу максатыннан сыйныф сәгатьләре үтә. Әлеге профориентация сәгатенә 3Г сыйныфы укучыларын үзенең һөнәре белән таныштыру максатыннан әлеге сыйфта укучы Динәнең әнисе, Финанс-бюджет палатасының баш белгече Рузалия Дәүләтшина чакырылды. Ул балаларны кыскача оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Аннары балалар гаилә бюджеты үрнәгендә керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр.
Шәмәрдән мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Бөтендөнья игелек көненә багышланган «Что такое доброта» исемле танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.
15 нче ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында совет һәм Россия татар рәссамы, халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать рәссамы Мөдәрис Минһаҗев турындагы «Творческий путь» исемле ижади кичә үткәрелде.
«Я — россиянин» Бөтенроссия балалар мәдәни акциясе 21 ноябрьгә кадәр озайтылды!