ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

«Яшьлек» яшьләр үзәге, Шәмәрдән балалар китапханәсенә йөкле хатын-кызларны җыйды.

1 октябрь көнне һәр елны Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Тимершык авыл җирлегенә кергән Тимершык, Кызыл-Мишә, Көек һәм Сабай авылларында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты уздырылды. Катнашучылар әбиләрне һәм бабайларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән котладылар. Концерт номерлары кәефне күтәреп кенә калмады, өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә дә алып кайтты. Бу матур бәйрәм өлкән буын вәкилләренә очрашу һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Мәктәбебездә Саба районы “Алдынгылар хәрәкәте”  җитәкчесе Илнар Илдар улы белән очрашу үтте.Укучылар үзләрен кызыксындырган  сорауларга җавап алдылар. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

    Республиканың  авыл җирлекләрен комплекслы үстерү программасы буенча Тимершык авылы юлларына вак таш һәм асфальт белән ремонт эшләре башланып китте. Эшне сыйфатлы итеп “Рамазан” ҖЧҖ  башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Россия календаре буенча яңа бәйрәм – йөклеләр көне барлыкка килде. 2023 елдан аны елга ике мәртәбә билгеләп үтәләр: 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә - Яз һәм көз көннәрендә, тормыш яңарып, аннары җимеш биргән чорда. Әлеге бәйрәм уңаеннан Саба үзәк хастаханәсендә Бөтенроссия йөкле хатыннар көне кысаларында «Ана булу шатлыгы» дигән түгәрәк өстәл узды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

3 октябрь көнне Туктар авылы клубы мөдире Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Сезгә хөрмәтебез чиксез" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырды

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Яңа Мичән авылы мәчете авыл халкы көче белән төзекләндерү эшләре эшләнде. Аны башлап йөрүчеләр Мухаметшин Азат, Салимов Рушан. Аларга булышырга теләге, вакыты булган авылдашлар да кушылды. Егетләребез иске коймаларны сүтеп тимер торбалар утырттылар, тимер штакетник койма тоттылар. Мәчеткә керү юлына плиткалар түшәлде, бакча өлешенә кара туфрак кайтартып җәелде. Аларның бу изге эшләренә авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Саба буйлап сәяхәт

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Халыкара өлкәннәр көне декадасы кысаларында 7 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары тәрбияче һәм социаль эш буенча белгеч җитәкчелегендә Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Саба муниципаль районында күпер корылмаларын капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла

Тэги: окс ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International