Балалар өчен Яңа ел бәйрәме

2026 елның 3 гыйнвары, шимбә

   2 гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен  Яңа ел  бәйрәме булды. Кыш бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары балаларны Яңа ел белән котладылар, күңелле уеннар, конкурслар,  лотерея оештырдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар.

   Кышкы салкыннарга карамастан, мәдәният йортында бәйрәм, Яңа ел рухы хөкем сөрде, онытылмаслык якты тәэсирләр калдырды. Матур чыршы, дәртле музыка, күңелле конкурслар һәм күңел ачулар тамашачыларга күңелсезләнергә мөмкинлек бирмәде. Яңа ел костюмнары, солистлар, нәфис сүз осталары һәм биючеләр конкурсы узды. Чара балаларга һәм өлкәннәргә уңай күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International