17 март көнне Саба район китапханәсендә Халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 95 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Гаилә белән әкият илендә” видео-бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы уздырылды. Бәйге “Халык әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Танылган әдипнең әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Яхшы видеобизәлеш” номинацияләрендә билгеләнде. Җиңүчеләрне Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р.Ф. котлады. Чарада бәйгедә урын алган видеолар күрсәтелеп, катнашучылар видео төшергәндә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән тәмамланды.
15 март көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографы Шамилова Альбина Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2,3,4 сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Укучылар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе китапханәчесе укучылар өчен «Могҗизалы китапханә»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде. Укучылар 2 командага бүленеп, кызыклы, мавыктырыч, фикерләү турлары аша үз белемнәре белән көч сынаштылар. Интеллектуаль уен аша укучылар үзләренең белем запасын күрсәтеп кенә калмыйча, уңай эмоцияләр алып, күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.
Казан шәһәрендә "Добрые традиции" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Фестиваль-конкурсның максаты: ел саен уздырыла торган балалар-яшүсмерләр форумын оештыру, ул төрле иҗади жанрлар һәм стильләр коллективлары арасында иҗади уңышлар белән уртаклашу мөмкинлеге бирә. Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" хореография коллективы " ( жит. Мөбарәкҗанова А.З.) әлеге конкурста катнашып, 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
ЗАГСтан сайлауларга: Саба районыннан Зиннәтуллиннар гаиләсе никахлашуны теркәгәннән соң ук тавыш бирде.
Гаилә белән күңелле стартлар.
2466 номерлы Югары Симет сайлау участогында Россия Федерациясе Президентын сайлау кичә, 15 март көнне, тыныч шартларда иртәнге сигездә башланып китте. Әлеге участокта 396 сайлаучы теркәлгән. 18 яше тулып, беренче мәртәбә тавыш бирүчеләрнең саны 12. Яшь сайлаучыларга комиссия бүләкләр тапшырды.
Эзмә авылының Яшьләр урамында газүткәргечләр салына.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Р.Р. Фәрхуллин белән очрашу
Сатыш авылы музей-мәдрәсәсендә Халыкара хатын–кызлар көненә багышланган «Әниләр һәм әбиләр өчен бүләк» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Балалар төсле картоннан, оригиналь открыткалар ясадылар һәм яраткан әниләре һәм әбиләренә теләкләр яздылар.