2024 елның 13 мартында Саба урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Р.Р. Фәрхуллин белән очрашу - әңгәмә үткәрелде, анда укучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр аңлатылды. Кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы, финанс грамоталылыгы турында сөйләде. Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды. Чарада 150дән артык мәктәп укучысы катнашты.