Саба районыннан Зиннәтуллиннар гаиләсе никахлашуны теркәгәннән соң ук тавыш бирде

2024 елның 17 марты, якшәмбе

🇷🇺ЗАГСтан сайлауларга: Саба районыннан Зиннәтуллиннар гаиләсе никахлашуны теркәгәннән соң ук тавыш бирде.

🇷🇺Илназ Зиннәтуллин һәм Ләйсирә Галәвина өчен бүгенге көн аеруча әһәмиятле - алар ир һәм хатын булдылар. Никахлашуны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова үткәрде. Ул яшь парларга гаиләнең беренче документы - язылышу турында таныклык тапшырды.

🇷🇺Яшь пар өчен беренче тапкыр Мендельсон маршы яңгырады.

🇷🇺Шулай ук Яшь гаиләне Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов котлады.

🇷🇺Җәмгыятьнең яңа ячейкасы туу - безнең дәүләтебез өчен мөһим вакыйга - Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көне белән туры килде.

🇷🇺ЗАГСтан соң яшьләр әти-әниләре, әби-бабайлары, кунаклар белән сайлау участогына керделәр.

🌸Яшь парларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм яңа гаиләгә озын һәм бәхетле еллар теләп калабыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International