Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
12 июньдә Россия Федерациясендә илебезнең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтенә «Тургай» приютында бәйрәм чаралары узды: флешмоб, рәсемнәр конкурсы, спорт ярышлары, бәйрәм хөрмәтенә кул эшләре ясалды. "Россия көне" бәйрәменә багышланган чаралар бик күңелле үтте.
09 июнь көнне Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе үткәрелде
14 июньдә Саба муниципаль районы Олы Шыңар авыл җирлегенең административ бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Кадыйров Булат Илдар улы гражданнарны кабул итте.
14 июнь көнне Балалар иҗат үзәгендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Без - Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында, Рәсәй Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды.
Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә-ил терәге» конкурсында Олы Шыңар авыл җирлегендә яшәүче иҗади гаиләләр катнашты. Садыйковлар һәм Нәбиуллиннар гаиләләре төрле турларда ярыштылар - гаиләнең визит карточкасы, баланы биләү, токмач кисү, интеллектуаль тур һәм иҗади чыгыш. Иҗади турда гаиләләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.
13 нче июнь көнне Байлар Сабасында инвалидлар арасында җинел атлетика ярышлары булып узды. Бу ярышта Лесхоз өлкәннәр йортында социаль хезмәт алучы Загидуллин Рөстәм Ибрахим улы һәм Ермолаева Светлана Иван кызы катнаштылар. Нәтиҗәдә икесе дә призлы урыннарга лаек булып, грамоталарга һәм акчалата буләкләргә ия булдылар.
2024 елның 1 июненә терлекчелек эше йомгаклары буенча cеминар-киңәшмә
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация