Тимершык авыл җирлеге территориясендә су объектларында, су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда, «Су коену тыела» аншлаглары урнаштырылды.
Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Террор – ул кешеләр группасына оешкан, үз максатларын кешеләрне җәзалау аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар кеше күп җыелган урыннарда шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр. Бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була. Аңа каршы нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Бу сорауга карата Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Терроризмга каршы” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар үз тормышларына куркыныч янаганда, чишү юлларын табу турында да фикер алыштылар.
Җинаять кодексының 222 маддәсенә искәрмә нигезендә әлеге статьяда күрсәтелгән предметларны ирекле тапшырган зат әлеге маддә буенча җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.
Игътибар! 28 нче июнь көнне Байлар Сабасы бистәсенең Гали Закиров урамында урнашкан ябык зиратында өмә үткәрелә
Мишә авыл җирлеге биләмәсендә әйләнә-тирә мохитне чистарту максатында чүп үләннәрен чабу даими алып барыла.
26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья әһәмиятендәге бәйрәмне - наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көнен билгеләп үтә.
26 июньдә мәдәният хезмәткәрләре чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Бүген алар фигуралы шуу буенча җәйге җыенга килгән балаларны кабул иттеләр.
25 июньдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Яшьләр көненә багышланган "Яшьлек-ул бик шәп" дип аталган флешмоб оештырдылар.
2024 елның 27 июнендә 10:00 сәгатьтә Башкарма комитетның актлар залында Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узачак. Чакырылганнарның исемлеге кушымтада бирелә.
21 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Кояшкай» мәктәп яны лагерында ял итүче укучылар катнашында, Хәтер һәм кайгы көненә карата «Сороковые роковые» дип исмеләнгән батырлык сәгате үткәрделәр