Алан-Елга авылында 80/20 программасы буенча торак йорт төзелә. Эшне "Мелиорация-Сервис" ҖЧҖ башкара
Шекше авыл җирлеге оешмалары чәчәклекләре авыл халкын һәм кунакларны матурлыклары белән сөендерәләр
Олыяз «Чәчкә» балалар бакчасындагы матурлык
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, мультимедиа җайланмаларын, яктырту приборларын көйләү, шулай ук гидравлика җайланмасын урнаштыру эшләре алып барыла.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Өч Нарат һәм Иске Икшермә авылларыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак булды. Алар өчен күңелле экскурсия үткәрелде, катнашучылар үзләре кызыксындырган сорауларны бирделәр, экспонатлар тарихы белән якыннанрак таныштылар.
Шәмәрдәннең 1нче «Әкият» балалар бакчасы хезмәткәрләре балаларны матурлык белән тәрбияләү максатыннан, үз территорияләрен чәчәклекләр һәм яшеллек белән әйләндереп алырга омтыла.
Ике Басу Арташ авылында җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларындагы чокырларны ремонтлау эшләрен башкара.
1 августта «Оста-Саба» лагерендә «Ораторлык сәнгате» һәм «Вокал» дәресләренә старт бирелде.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2024 елның 2 августы 18.00 сәгатьтән 3 август 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 2 августында кич, 3 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
- төнлә томан;
- кичен, төнен һәм көндез яшенле яңгыр;
- көндез көчле яңгыр, кыска вакытлы җилнең 15-20 м/с ка кадәр көчәюе белән боз явуы көтелә.
Югары Cимет мәдәният йорты хезмәткәрләре "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Концерт программасы бик күп төрле иде. Концерт номерлары арасында төрле кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды. Тамашачылар алдында Иске Мичән, Кызыл Мишә, Мишәбаш , Тимершык клубы хезмәткәрләре чыгыш ясады.