ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

23 февраль көнне Түбән Симет авыл клубында бильярд ярышы булып узды. Турнир әлеге спорт төрен чын күңелдән яратучыларны җыйды. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләр катнашты. Нәтиҗәдә, әлеге чара җиңүчеләрне бүләкләү, истәлекле бүләкләр һәм грамота тапшыру белән төгәлләнде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген 25 февральдә "Саба-Арена" СМ коллективы маскировка складында булдылар, анда маскировка челтәрләре үрә башладылар, алар дошман күзеннән техниканы яшерә, БПЛА бәрүеннэн саклый. Экипировканы СВО зонасында киң кулланалар. Маскировка челтәрләре зур чыгым тотучы санала һәм бик күп микъдарда кирәк. Фронтта егетләребезгә ярдәм итү өчен, без дә челтәр үру белэн ярдәм итәргә булдык. Бар кеше дэ ниндидер өлеш кертергә тели, без дэ СВОдагы егетләргә ярдәм итәргә телэдек, шуңа күрә без дә үз өлешебезне кертергә булдык. Эшләргә дә, ярдэмгэ дә өлгерәбез, иң мөһиме, читтә калмыйбыз һәм Җиңүне якынайтырга тырышабыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Мәгариф ветераннары белән очрашу

 

25нче февраль  көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр  алучылар белән скандинавия йөреше чарасы  уздырылды.

    Скандинавия йөреше  йөрәк кан  тамырлары авыруларына ( йөрәк  өянәге,  инсульт, кан басымы  проблемалары) профилактика  чарасы  булып  тора. Бу  спорт  төре  организмны   кислород  белән  ныграк  баетырга  ярдәм итә. Саф  һава   иммунитетны һәм йөрәк, кан  тамырлары  системасын  ныгыта.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Олы Кибәче авыл җирлеге күчмә кубогына Ватанны саклаучылар көне уңаеннан волейбол ярышы узды. Уеннар башланганчы чарада катнашучылар махсус хәрби операция зонасында һәлак булган егетләрне 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
    I урын - мәктәп
    Il урын - Кече Кибәче
    Ill урын - Студентлар
   IV урынны Олы Кибәче командасы яулады. 
Өлкән судья- Мубаракзянов Р.Р.
Егетләр оешкан төстә, бердәм, матур уен күрсәттеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авылы мәчетендә журналист Люция Шәрәфиева, "Фәнил" мәчете мөәзине, әтисе Рафаэль Хәбибрахман улы истәлегенә, ел саен "Азанчылар бәйгесе" оештыра. Әлеге конкурста быел 6-16 яшьлек 30 дан артык малай катнашты. Җиңүчеләрне яшьләренә карап ике номинациядә бүләкләделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Бүген, 2025 елның 25февраль көнендә, "Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә" укучылар “Казан халык сәнгать кәсепләре техникумы"нда  булдылар. Экскурсия нәфис керамика, зәркән эше, агачтан эшләнмәләр, костюм буенча рәссам, тегүче, чигүче, күн мозаикасы, рәсем һәм рәсем сәнгате дизайны, декоратив - гамәли сәнгать белән танышудан башланды. Укучыларны һәр һөнәр белән аерым таныштырдылар һәм күрсәттеләр. Музейда студентларның диплом эшләре куелган иде. Балалар һәм укытучылар җылы кабул итүдән канәгать калдылар,  күпләр киләчәктә укырга керү белән кызыксындылар. Мөмкинлек биргәннәре өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Лесхоз бистәсендә узган чаңгы ярышында Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре актив катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкче ир-егетләр арасында  үзенең яшь категориясендә 2нче урынга лаек булды. Шулай ук бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина һәм Рамил Шакиров тарафыннан да 2 икенче урын яуланды. Нәтиҗәдә, ФБП -1 беренче урынга, ФБП - 2 икенче урынга лаек булдылар.   

22 февральдә Иске Икшермә җирлегендә узган ярышларда Арташ авыл җирлегенең волейбол командасы беренче урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

  Сүлә авыл клубында, авыл халкы өчен «Ватанны саклаучылар елына» багышлап, бильярд буенча зона ярышлары узды. Турнир бу спортның чын җанатарларын җыйды. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләр катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International