27 март көнне Лесхоз интернат йортында җырчы алып баручылар Гөлүс Хәбибрахманов һәм Хәмит Гыйльметдинов концерт программасы белән килделәр. Алар күңелле һәм моңлы җырлар башкардылар. Социаль хезмәтләр алучылар рәхмәтләрен белдерделәр.
Мамалай «Кояшкай» балалар бакчасында «Ватанны саклаучылар елына» багышланган “Әтием- минем батырым” исемле чара үткәрелде.
27 мартта Лесхоз интернат-йортының эчке волонтерлары көче белән учреждение территориясендәге кар чистартылды. Кардан чистарту - өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хезмәт терапиясенең бер төре. Социаль алучылар карны тараттылар. Чиста, җыештырылган территориядә яшәүчеләр саф һавада җәяүләп йөриләр.
Хезмәт терапиясе бөтен кеше организмы өчен бик файдалы. Саф һавада эшләү барышында иммунитет арта, физик сәламәтлек ныгый.
Иштуган урта мәктәбенең 1-4 класс укучылары Иштуган бистәсенең туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музей быелдан бирле эшли һәм Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм җирле халыкның уртак тырышлыгы белән оештырылган.Сәнгать җитәкчесе М.Т .Гайнетдинова «Монда тарих яши»дип аталган музей буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрде. Балалар өчен төрле экспозицияләр белән музей залы буйлап кызыклы һәм танып белү экскурсиясе үткәрелде, алар ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә, музейның аерым экспонатлары турында кызыклы тарихлар белергә ярдәм итте. Искелек китә, ләкин аны белергә һәм сакларга кирәк. Борынгылык яхшылык белән сугарылган, ә бу безнең көннәрдә бик мөһим һәм балалар өчен бигрәк тә актуаль. Балаларны халык мәдәнияте чыганакларына тартып, без баланың шәхесен үстерәбез. Халык зирәклеге:"Иске - москыны онытма, ул яңалык тота", - ди.Балалар музейга барудан зур ләззәт алдылар. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды. Экскурсия тәмамлангач, балалар экскурсоводка кызыклы итеп сөйләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре "Иман нуры иңсен күңелләргә" дип аталган Рамазан аена багышланган ифтар ашы үткәрделәр. Абыстай мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды.Катнашучылар әңгәмәдән соң,бергә намазга бастылар. Аннан соң мул табын артында аралаштылар. Кичә, ислам канунының барлык чараларын үтәп, дустанә атмосферада үтте.
26 март көнне Рамазан аенда Тимершык авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтарны авылыбыз эшмәкәрләре- иганәчеләре Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир Ибрагимов үткәрделәр. Авылның яше, карты , килгән кунаклар Мөхәмәтҗанов Дамир хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлады.Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын.
23 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Яшьләр СПИДка каршы»дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чараның максаты-сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен пропагандалау.Чараның максаты наркотиклар куллануның нәтиҗәләре һәм аларның кешегә йогынтысы, СПИДны ничек йоктырмаска һәм моннан ничек сакланырга икәнлеге турында мәгълүмат бирү иде. Әңгәмә барышында алып баручы СПИД белән бәйле вәзгыять, ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең проблемалары, үзеңне бу авырудан ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Чара азагында СПИДка каршы көрәш символы булган «Кызыл тасма» акциясе үткәрелде. Бу үлем куркынычы белән бәйле проблемаларның актуальлеген аңлау билгесе буларак, балалар кызыл тасмалар белән фотога төштеләр, шуның белән СПИДка һәм ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшкә беренче адым ясадылар.
26 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Язгы күңел ачулар"исемле уен программасы үткәрделәр.
Иштуган мәдәният йортында"Терроризм –курку территориясе"дигән тематик әңгәмә уздырылды.