ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина һәм социаль  хезмәткәрләре белән  оештырыла торган чираттагы каралган җыелышы 26 ноябрь аеның 2018 елында  уздырылды. Җыелыш барышында көн тәртибендә күп кенә мәсьәләләр чишелде. Мәсәлән, “Школа  безопасности  пожилых  людей”, “Пожарная  безопасность“, “Мошеннничество“  технологиясе  буенча  өйгә  барып  социаль  хезмәт  күрсәтүче  өлкәннәребезгә  җиткерергә  дигән  бурыч  куелды.   Социаль һәм медицина хезмәткәрләренә өйдә социаль хезмәт күрсәтүче  өлкәннәребезнең өй тирәсен чистарту турында кабат әйтелде һ.б.

Ноябрьнең соңгы ял көне Рәсәй күләмендә аналар көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан җирлегебезнең социаль үзәкләрендә төрле чаралар, конкурслар булып узды. Көннәр суыту белән тимераякта шуу мәйданчыгын әзерли башладык. 24 ноябрь көнне Казан шәһәрендә уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштык. Авылларны саклап калу, шәхси хуҗалыкларның җитештерү эшчәнлеген активлаштыру, юлларын киңәйтү максатыннан Лаеш шәһәрендә Республика, район, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмәдә катнаштык. “Тимершык авыл җирлеге”                                                                                                         

Олы Кибәче авыл клубында "Сәрвиназ" фольклор ансамбле үзешчәннәре тарафыннан Аналар көненә багышланган концерт куелды. Тамашаны халык бик җылы кабул итте- Олы Кибәче авыл җирлеге.

Буа шәһәрендә инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында авиамодельләштерү ярышлары булып үтте. 

Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының Югары лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

24 ноябрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан "Әниемнең җылы кочагы" дигән бәйрәм концерты куелды. Матур җыр-биюләрдән, котлаулардан, бүләкләрдән торган бәйрәм әниләргә бик ошады.

24 нче ноябрь көнне Олы Арташ төп мәктәбендә Әнилшр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы үткәрелде.

Өченче яшь университеты

                24 ноябрь көнне Шекше авыл җирлеге биләмәсеннән әниләр Саба мәдәният йортында оештырылган “Әниләр көне” бәйрәменә барды.

                24 ноябрь кич белән Шекше мәдәният йортында татар халкының милли ризыгы өчпочмакка багышланган "Өчпочмак- FEST" һәм әниләр көненә кичә үткәрелде.

    Районыбыз  халкы ел дәвамында яратып йөри торган Сабинка елгасы яр буе мәйданында төзелеш эшләре ел дәвамында тукталып тормый. Бу көннәрдә биредә Казан шәһәренең “Базовый проект” җәмгыяте эшчеләре тарафыннан Байлар Сабасы бистәсенең Г.Закиров һәм Совет урамнарын тоташтыручы җәяүлеләр күпере эшләнә. Саба шәһәр җирлеге.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International